news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда “Ышаныч” дип аталган һәйкәл куелды

Һәйкәл авторы кечкенә кешеләр сыннары аша ул зур кыйммәтләр хакында җиткерергә теләгән

(Казан, 5 сентябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Казанның Чернышевский һәм Профсоюз урамнары киселешендә “Ышаныч” дип исемләнгән яңа сын барлыкка килде. Биредә диварга менгән малай кызга үзе янына менәргә ярдәм итүе сурәтләнгән. Алар янында көчек тә бар. Композиция авторы — Фәнил Вәлиуллин.

“Ышаныч” Татарстан башкаласындагы бер стаматология челтәре тарафыннан куелган. “Безнең шәһәрне бик үк тирән эчтәлекле булмаган, әмма кешеләрдә зур кызыксыну уяткан сыннардан башка күз алдына да китереп булмый. Мисал өчен, Казан мәчесе, Батыр белән Шүрәле, Нуленче чакрым... Әлеге композициянең дә Казаныбызның аерылгысыз өлешенә әверелүен телибез. Шәһәребезгә ясаган бүләк аның халкының һәм кунакларның күңеленә хуш килер дип ышанабыз”, - дигән өметтә кала стаматология челтәре директоры Рәсүл Шакиров.

Бронзадан эшләнелгән малай белән кызга алар исем дә биргәннәр: Марат һәм Юлия. “Алар бик кечкенә, шулай булуга да карамастан, дуслыкның ни икәнен, аның кадерен белеп, һәрвакыт бер-берсенә булышырга әзер тора. Бу скульптура кешеләргә иң мөһим әйберләр — дуслык, аңлашу, ышаныч хакында һәрвакыт искә төшереп торсын иде”, - ул.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100