news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда «Җырлы сишәмбе» проектының бишенче чарасы була

Бүген, 11 августта, 18:30 сәгатьтә Казансу буенда урнашкан амфитеатрда (Милли китапханә янында) «Җырлы сишәмбе» проектының бишенче чарасы узачак. Проектны Казан мэриясе гамәлгә куя. Бу хакта мэриянең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чираттагы чараның махсус кунаклары блогер, музыкант, автор-башкаручылар Булат Шәйми һәм Эльмира Шәрипова булачак.

Гитара һәм укулелега кушылып, татар халкының популяр җырларын, төрле чор хитларын җырлыйсыгыз килсә, чарага рәхим итегез, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot