news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Илһам Шакиров истәлегенә ачык концерт узачак

Казанда Илһам Шакиров истәлегенә ачык концерт узачак
«Татар-информ», Салават Камалетдинов

5 сентябрьдә Горький паркында легендар җырчы Илһам Шакиров истәлегенә зур ачык концерт узачак. Тамашада Юрий Федоров җитәкчелегендә Yummy Music Band һәм татар сәхнәсе йолдызлары Илһам Шакировның җырларын заманча аранжировкада башкарачак.

Бер сәхнәдә 40 тан артык музыкант чыгыш ясавы көтелә. Барлыгы 14 композиция яңгыраячак, Yummy Music төркеме беренче тапкыр киңәйтелгән симфоник составта уйнаячак, дип яза оештыручылар.

Концертка керү ирекле.

  • Yummy Music — заманча татар музыкасын үстерү белән шөгыльләнүче беренче татар инди-лейблы.

Фото: © Оештыручылар тарафыннан тәкъдим ителә

news_right_1
news_right_2
news_bot