Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда җырчы һәм гармунчы Фән Вәлиәхмәтовка багышланган фильм күрсәтелде
Бүген, 29 майда, Казанның «Мир» кинотеатрында танылган җырчы һәм виртуоз гармунчы, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтовның якты истәлегенә багышланган «Без моңаймый кем моңайсын» дип аталган документаль-нәфис фильмның премьерасы булды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Фильмның режиссеры Илсур Мантуров сүзләренчә, кино төшерү - ул катлаулы иҗат процессы, анда һәркем уртак эшкә үз өлешен кертә. Әлеге фильм Фән Вәлиәхмәтовның якын дусты, Бөтенроссия татар авыллары ассоциациясе рәисе Фәнир Галимов ярдәме белән төшерелде. Кинодагы текстны филология фәннәре докторы, профессор Фоат Галимуллин укыды.
Премьерага җырчының дуслары, мәдәният һәм сәнгать вәкилләре, иҗатташ дуслары һәм күпсанлы тамашачылар җыелды. Фильмда сәнгать әһеленең балачак еллары, иҗат дөньясына аяк басуы һәм кабатланмас башкару осталыгы тарихи архив материаллары, хатирәләр аша тасвирлана.
Тамашачылар билгеләп үткәнчә, әлеге картина Фән Вәлиәхмәтовның иҗади мирасын саклау һәм яшь буынга җиткерү юлында зур мәдәни әһәмияткә ия.
Фото: Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз