Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда җырчы Әлфия Авзалованы соңгы юлга озатучылар филармония залына килә башлады
Күренекле җырчы белән хушлашырга Татарстанның Актаныш районыннан якташлары да килгән.
(Казан, 17 июнь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бу минутларда Казанда, Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә җырчы Әлфия Авзалова белән хушлашырга килгән халыкны бина эченә кертә башладылар. Сәхнәдә җырчы җәсәде янында почет каравылы куелган.
Почет каравылы алмашынып тора. Башта анда филармония директоры Кадим Нуруллин белән Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәт булса, аларны җырчылар - Рәсим Низамов, Ранис Габбасов алыштырды.
Җырчы белән хушлашучыларның күбесенең кулларында чәчәкләр.
Инде хәбәр ителгәнчә, Әлфия Авзалова үзе: "Минем белән халкыма хушлашырга мөмкинлек бирегез", - дип вазыять әйтеп калдырган булган.
Хушлашырга килүчеләр арасында аның якташлары да күп. Татарстанның Актаныш районы Әлем авылы кызы Людмила Исхакова җырчыны соңгы юлга озатырга махсус килгән.
"Безнең авыл мәктәбендә укыган, безнең авылның балалар йортында үскән. Ремонт-техник станциядә Әлфия апа клуб мөдире булып эшләгәндә, әти агроном иде. Әлфия апа әти белән бергә атка утырып басуга чыккалаган. Шундый моңлы итеп җырлый иде, дип сөйли әти. Әлфия апа тарантаска утырып чыгып басуда җырлап йөрергә яраткан", - дип истәлекләре белән бүлеште ул "Татар-информ" хәбәрчесе белән.
Әлфия Авзалова белән хушлашу чарасыннан фоторепортажны Интертат сайтында карарга була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз