Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда йортларны капиталь ремонтлауның 5 елга исәпләнгән яңа программасы төзелә
Хәзерге вакытта Казанның күп фатирлы 259 йорты берьюлы капиталь ремонтта
(Казан, 17 июнь, "Татар-информ", Миләүшә Низаметдинова). Хәзерге вакытта Казанның күп фатирлы 259 йорты берьюлы капиталь ремонтта, аларда 40 подряд оешмасы эшләрне инде яртылаш башкарган. Ремонтны очлап чыгарга 1,389 млрд. сум акча каралган: 119,5 млн.сумы – федераль фондтан, 372,4 млн.сумы – республика бюджетыннан, 290,9 млн.сумы – шәһәр бюджетыннан һәм 606,3 млн.сумы – торак милекчеләр өлеше. Быел иң күбе Совет районы йортлары ремонтланачак – 98, Идел буе районында – 47, Яңа Савин районында – 45, Мәскәү районында – 29, Вахитов районында – 18, Киров районында – 12, Авиатөзелеш районында – 10 йорт. Капиталь ремонт эшләрен исә 1 октябрьга, сезонлы эшләрне 15 августка кадәр төгәлләү бурычы куелган.
Соңгы 3 елда башкалада махсус программа буенча 924 йорт капиталь ремонтланган, шуның өчен төрле чыганактан 6 млрд. сум акча тотылган: 2,6 млрд. сум - федераль фондтан, 1,8 млрд. сум - республика бюджетыннан, 854 млн. сум - шәһәр “кесәсәсеннән”, 778 млн.сум тирәсе фатир милекчеләреннән, ягъни халыктан җыелган. Нәтиҗәдә, 300 меңнән артык казанлы торак шартларын яхшырта алган. Хәзерге вакытта Казан шәһәре Башкарма комитеты йортларны капиталь ремонтлауның 5 елга исәпләнгән яңа программасын төзү белән мәшгуль, шуңа 5 млрд. сум тирәсе акча сарыф ителәчәк.
Бүген Казан Ратушасында барган Казан шәһәре икенче чакырылыш ДумасыныңVI сессиясендә торак фондны капиталь ремонтлауның барышы һәм торак-коммуналь хезмәтләр сыйфатын яхшырту мәсьәләсе буенча чыгыш ясаган шәһәр Башкарма комитетының торак-коммуналь хуҗалык комитеты башлыгы Искәндәр Гыйниятуллин шулай дип белдерде һәм, йортларны капиталь ремонтлау программасына кертү өчен, казанлылар район хакимиятләренә мөрәҗәгать итәргә тиеш була, диде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз