news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда йортларга җылылык биргәндә кайнар элемтә телефоннары эшләячәк

Татарстан башкаласында җылыту сезоны 24 сентябрьдә башланачак.

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 24 сентябрьдә, Казанда ягып җылыту сезоны башлана. Җылылык җибәрелгән вакытта шәһәрдә кайнар элемтә телефоннары эшләячәк. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Хәбәрдә билгеләп үтелгәнчә, «ягып җылыту сезоны башланганнан алып ике атна дәвамында җылылык системаларын көйләү эшләре башкарылачак».

Беренче чиратта җылылыкны сәламәтлек саклау һәм мәгариф учреждениеләренә җибәрәчәкләр. Казанның күпчелек балалар бакчалары (349) һәм мәктәпләр (176 )җылылык белән тәэмин ителгән инде. Бүгенге көндә 541 белем бирү объектында җылылык җибәрелгән, бу гомуми санның 89,4 процентын тәшкил итә.

Җылылык җибәрү мәсьәләләре буенча шәһәр халкы Татарстан башкаласы районнары хакимиятләренә мөрәҗәгать итә ала. Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында яшәүчеләргә 519-34-88, Вахитов һәм Идел буе районнарында – 277-81-41, Киров һәм Мәскәү районнарында – 557-76-10, Совет районында – 272-00-65, «Иске шәһәр» префектурасындагыларга 221-49-99 номеры буенча шалтыратырга кирәк.

Моннан тыш, Казан халкы идарәче компанияләренә дә шалтырата ала. Аларның телефоннар исемлеге мэрия сайтында урнаштырылган. Җылылык җибәрү буенча торак-коммуналь хуҗалык комитетында 590-96-22 һәм 590-96-23, шулай ук «Ачык Казан» хезмәтендә 236-41-23 номерлары буенча сораулар бирергә була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100