Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда йорт подъездында баласын ташлап калдырган хатын-кыз кулга алынган
Аңа РФ Җинаять кодексының ике маддәсе буенча гаеп белдерелә
(Казан, 16 гыйнвар, “Татар-информ”). Тикшерү үтенече буенча, суд карары нигезендә, Казанның Девятаев урамында торак йорт подездында баласын ялгызын калдырган 26 яшьлек Наталья Манжола кулга алынган. Бу хакта Россия Тикшерү комитеты ТР буенча идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
“Кәккүк” ана ике ай вакытын тикшерү изоляторында үткәрәчәк.
РФ Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү органнары тарафыннан Наталья Манжолага РФ ҖК 125 нче маддәсе (хәвефкә дучар итү), 156 нчы маддәсе (балигъ булмаган баланы тәрбияләү буенча бурычларны үтәмәү) буенча җинаятьләр кылуда гаеп белдерелгән.
Тикшерү версиясе буенча, 3 нче гыйнвар көнне Манжола 2 яшьлек улын Казанда торак йорт подъездында ташлап калдыра. 14 нче гыйнвар көнне хатын-кыз тоткарлана. Манжола тикшерүчегә сөйләгәнчә, баласын ул тормышы катлаулы булганлыктан ташлаган. Тикшерү тарафыннан аны ана хокукыннан мәхрүм итү мәсьәләсе куелган.
Хәзерге вакытта дәлилләр туплау һәм аларны ныгытуга юнәлдерелгән тикшерү гамәлләре уздырыла. Җинаять эшен тикшерү дәвам иттерелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз