news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда йорт ишегалларында коронавирустан прививка ясый башладылар

Республикада #привейсяУдома акциясе башланды.

Казанда йорт ишегалларында коронавирустан прививка ясый башладылар
Казанның 16нчы поликлиникасы

(Казан, 22 июнь, «Татар-информ», Эвилена Киселева). Татарстанда беренче тапкыр Казан шәһәренең 16нчы хастаханәсе поликлиникасы хезмәт күрсәтү территориясенә керә торган йортларның ишегалларында Covid-19 коронавирусыннан вакцинация башлады.

«Безгә беркетелгән 60 яшьтән өлкәнрәк пациентларга прививка ясату өчен поликлиникага барып җитү авыр булуын белдек. Моннан тыш, безнең күп кенә әбиләр һәм бабайлар үзләре генә поликлиникага барырга курка», — дип аңлаттылар «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына хастаханәнең матбугат хезмәтендә.

Медицина оешмасы администрациясе иң ерак участокны сайлап алган (Декабристлар ур., 85 йорт). Шулай итеп, Татарстанда #привейсяУдома акциясе башланды.

Йортта яшәүчеләр янына ашыгыч ярдәм машинасында прививка ясау бригадасы килде, анда участок табиб-терапевты һәм шәфкать туташы бар.

«Прививка бригадасының сезнең ишегалдына кайчан килүен, үзегезнең поликлиника бүлекчәсенә шалтыратып белергә була. Шунысы игътибарга лаек, вакцинация үткәрү өчен һәр ишегалдына үз участок табибы чыга. Участок табибына ышаныч бар, прививка белән параллель рәвештә сәламәтлек турында башка сорауларны да бирергә мөмкин», — диделәр хастаханәдә.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot