Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда йорт диварына Хәйдәр Бигичев портретын төшергәннәр
Артист исемен йөрткән урамда аның турындагы истәлекне сакларга тырышалар.
(Казан, 14 июнь, «Татар-информ»). Казанның Совет районындагы йортларының берсендә җырчы Хәйдәр Бигичев сурәтен ясаганнар. Бу хакта социаль челтәрләрдәге үз битендә район администрациясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Граффитины Хәйдәр Бигичев урамындагы 27нче йортта ясаганнар. Шул ук вакытта күршедәге биналарның берсендә артист белән бәйле тагын бер мурал ясаячаклар. Икенче сурәт Хәйдәр Бигичевның иҗади эшчәнлеге белән бәйле булачак.
Моннан тыш, әлеге йортлар янында сквер ачылачак.
Посмотреть эту публикацию в InstagramПубликация от Советский район г. Казань (@sovetskiy_kzn)
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз