Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда «Йолдызлы симфония» халыкара конкурс – фестивальда чирмешәнлеләр җиңгән
Рузилә Булатова һәм Айнур Галләмов “Вокал” номинациясендә беренче дәрәҗә лауреатлар булганнар, Гөлназ Гатина икенче урынга чыккан.
(Чирмешән, 15 апрель, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина). Якташларыбыз Рузилә Булатова һәм Айнур Галләмов Казанда узган «Йолдызлы симфония» халыкара конкурс – фестивальда “Вокал” номинациясендә беренче дәрәҗә лауреатлар булганнар, Гөлназ Гатина икенче урынга чыккан, дип яза "Безнең Чирмешән" газетасы.
Әлеге чара республикада икенче ел рәттән үткәрелә. Анда Татарстаннан гына түгел, башка төбәкләрдән дә катнашканнар. Конкурсантлар “хореография”, “вокал”, “хор”, “фольклор”, “инструменталь музыка” номинацияләрендә үз осталыкларын күрсәткәннәр.
Аларның сәнгать җитәкчесе Әлфия Закирова оештыру комитетының Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән.
Сүз уңаеннан, Рузилә Булатова күптән түгел генә узган “Дулкыннар” республика бәйгесендә дә “Вокал” номинациясендә беренче урын алган .
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз