news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда “Йолдызлы билет” премиясе лауреатларын бүләкләделәр

Тантаналы чара Казан ратушасында узды

 (Казан, 4 ноябрь, «Татар-информ», Алсу Гатауллина). Бүген Казан ратушасында “Йолдызлы билет” халыкара премиясен тапшыру тантанасы узды. Бу премия «Аксенов-фест» фестивале кысаларында Казан мэры Илсур Метшин тарафыннан гамәлгә куелган.
Чара фестиваль тарихына багышланган видеороликны күрсәтүдән башланды. Анда 2007 елгы архив кадрлары, форумда Василий Аксенов үзе катнашкан чор күрсәтелде.
Илсур Метшин бирегә җыелучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. “Без «Аксенов-фест» фестивален сигезенче тапкыр үткәрәбез, вакыт бигрәк тиз уза. Мин В.Аксеновның музей- йорты гөрләп торуына шатмын, анда джаз, шигърият һәм мәдәни тормыш кайный. Киләсе елда Казанда Аксенов бакчасы пәйда булачак. Бу проект буенча төрле идеяләр кабул итәбез. Әле аның кайсы районда урнашачагы да билгеле түгел, - диде Казан мэры. – Без Василий Аксенов белән бәйле бар нәрсәне дә саклыйбыз һәм аның исемендә яңа шагыйрьләр, язучылар тәрбияләнүен телибез”.
Мәскәүдә яшь татар авторларының китапларын бастыру проекты гамәлгә куела, дип белдерде Метшин. Китап киләсе «Аксенов-фест» фестивалендә тәкъдир ителәчәк. “Бу басма ярдәме белән Татарстаннан читтә яшь татар шагыйрь-язучыларының талантын чагылдырган рус телендәге әсәрләре буенча бөтен Россия һәм БДБ илләренең әдәбият һәм мәдәният яратучылары таный”, - дип билгеләп үтте Илсур Метшин.
“Йолдызлы билет” премиясе сәнгатькә кереп кенә баручы яшьләр өчен уйлап чыгарылган. Элек Денис Осокин, Анна Русс, Евгений Бабушкин, Арутюн Овакимян премия лауреатлары булган иде. Бүген без күп нәрсәгә өлгергән ике яңа лауреатны бүләклибез. Ул Мәскәүдән 34 яшьлек прозаик Александр Снегирев һәм Россия театр режиссеры, актер Тәлгать Баталов”, - дип сөйләде прозаик Евгений Попов.
Аннары лауреатларны сәхнәгә чакырдылар һәм сыннар, Мактау грамоталары, шулай ук «Аксенов-фест» фестивале билгеләрен тапшырдылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot