news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Йолдыз Миңнуллина һәм башка иҗатчы яшьләр театраль эскизлар әзерли

Эскизлар тамашачыларга һәм чакырулы белгечләргә 19 октябрь көнне «Мәскәү» мәдәният үзәгендә тәкъдим ителәчәк.

Казанда Йолдыз Миңнуллина һәм башка иҗатчы яшьләр театраль эскизлар әзерли
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Бу көннәрдә Йолдыз Миңнуллина, Нурбәк Батулла, Әминә Миндиярова театраль лабораториядә эскизлар эшләү белән мәшгуль. Лаборатория TAT CULT LAB белем бирү проекты кысаларында үтә.

Театраль лаборатория 13-14 октябрь көннәрендә лекцияләр белән башланып китте. Хәзер бер атна дәвамында катнашучылар, режиссерлар белән берлектә, биш юнәлештә — курчак театры, опера, заманча бию, драма һәм әдәби театр буенча биш эскиз әзерлиләр.

  • Оештыручылары - Yummy Music, Бөтендөнья татар яшьләре форумы, creeptone media.
  • Лабораториянең кураторы - Камал театрының әдәби бүлеге мөдире, театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов.
  • Эскиз режиссерлары — Нурбәк Батулла, Йолдыз Миңнуллина, Ксения Шачнева, Әминә Миндиярова һәм Илгиз Мөхетдинов.

Эскизлар тамашачыларга һәм чакырулы белгечләргә 19 октябрь көнне «Мәскәү» мәдәният үзәгендә тәкъдим ителәчәк. Театр тәнкыйтьчеләре Жанна Зарецкая, Глеб Ситковский һәм Наталия Каминская иҗат төркемнәренә эшләрен алга таба Казан театрларында һәм башка мәдәни пространстволарда кую буенча киңәшләрен бирәчәк.

Эскизлар 17.00 сәгатьтән күрсәтелә башлый.

Керү ирекле.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100