news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Казанда йогышлы чирләргә каршы көрәш мәсьәләләре каралачак
26 февральдә Казан дәүләт медицина университетында “Йогышлы инфекцияләр таралышының актуаль мәсьәләләре” темасына республика семинар-киңәшмәсе узачак
Скопировать ссылку
(Казан, 24 февраль, “Татар-информ”). 26 февральдә Казан дәүләт медицина университетында “Йогышлы инфекцияләр таралышының актуаль мәсьәләләре” темасына республика семинар-киңәшмәсе узачак. Әлеге чара Йогышлы авырулар табибы көненә багышлана.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, киңәшмә кысаларында Россиянең эпидемиология һәм микробиология өлкәсендәге танылган галимнәре, республика шәһәрләреннән йогышлы авырулар табиблары Татарстандагы эпидемиологик хәл, йогышлы авыруларны кисәтү һәм дәвалау, бактерияләргә каршы терапия формалары мәсьәләләрен караячак. Шулай ук инфекцияләрнең килеп чыгышы, диагностика, эпидемиология, клиника, патогенез, дәвалау һәм кисәтү өлкәсендәге фәнни ачышлар, төбәктә йогышлы чирләрнең таралышын булдырмауда медицина учредениеләренең фәнни мөмкинлекләре мәсьәләләрен карау планлаштырыла.
Йогышлы чирләргә каршы көрәшү бүген уңай нәтиҗәләрен бирә. Ваба чире, корсак һәм тимгелле тиф, чәчәк, полиомиелит кебек йогышлы авырулар бетерелә. Илебездә бума ютәл, дифтерия белән авыручылар саны кими. Шул ук вакытта үпкә чире, бизгәк, кызылча, кызамык, эпидемик паротит, гепатит, җенси юл белән тарала торган инфекцияләр саклана һәм алар белән авыручылар саны елдан-ел арта. Бүгенге көндә грипп эпидемиясе, табигатьтә туа торган, эчәк, кискен тын юллары, хастаханә эчендәге инфекцияләр белән бәйле мәсьәләләр дә актуаль булып кала.
Семинарда бактерияләргә каршы терапия мәсьәләләре дә күтәреләчәк дип уйланыла. 2009 елга караган мәгълүмат буенча, Аурупа берлеге илләрендә 25 мең кеше бактерияләр чыгара торган инфекцияләрдән үлә. Россиядә сепсис нәтиҗәсендә үлүчеләр саны йөрәк авыруыннан үлүчеләр саныннан артып китә.Сәбәп булып яңа препаратлар – антибиотикларның юклыгы, бактерияләргә каршы препаратларның яңа классын барлыкка килүдә туа торган проблемалар, дәвалауның кыйбатлылыгы тора. Шунысын да әйтеп китәргә кирәк: даруханәләрдә күп кенә антибиотиклар рецепсыз сатыла. Пациентлар даруларны үз белдеге белән куллана. Нәтиҗәдә микробларның даруларга каршы тору сәләте арта. Белгечләр фикеренчә, бактерияләрнең күп кенә антибиотикларга каршы тора алуын исәпкә алып, инфекцияләр белән көрәштә бактериофаг препаратларыннан файдалану максатка ярашлы булыр иде. Россиядә андый препаратлар ХХ гасырның 40-нчы елларыннан ук кулланыла башлый. Хастаханә эчендәге эчәк инфекцияләреннән, септик һәм башка авырулардан дәвалау чарасы буларак 80-нче еллардан башлап киң кулланылышка кертелә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot