news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда җылылык, җылы су белән тәэмин ителешне тәртипкә китерүгә 1 млрд. сум акча каралган

Шул максаттан башланган реконструкцияләү, капиталь ремонт эшләре вакытында җылы су белән тәэмин ителештә уртача 1 ай чамасы вакытка өзеклекләр булачак – бу котылгысыз

(Казан, 13 май, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). “Казан җылылык челтәре компаниясе” ААҖ бу җәйдә Уң як Болак, Ибраһимов, Мусин, Ямашев, Мәрҗани, Техническая, Мамадыш тракты һ.б. урам һәм проспектлар турысындагы җылылык һәм җылы су магистраль торбаларны - 42 чакрым гомуми озынлыкта җылылык үткәргеч челтәрне, җылыту хуҗалыгы биналары һәм корылмаларының 41ен, 53 суырткыч агрегатны, электр җиһазларын капиталь ремонтларга, реконструкцияләргә җыена. Моның өчен 1 млрд. сум чамасы акча каралган. Хәзерге вакытта исә Ибраһимов проспекты – Ямашев урамы чатында 10 чакрым гомуми озынлыкта искесе урынына зуррак диаметрлы торба салу эшләре башланган.

Ремонттан соң сентябрьнең беренче яртысында янә опрессовка ясау күздә тотыла, чөнки 20 сентябрьгә торак йортларга җылылык бирергә барысы да әзер булырга тиеш, дип аңлатты компаниянең генераль директоры. “Бу эшләрне вакытында һәм сыйфатлы итеп башкарып чыгар өчен “Татэнергосбыт” ААҖ, “Таттеплосбыт” ААҖ һәм аның Казан бүлеге белән берлектә эшлибез. Чөнки җылылык кулланган өчен предприятиеләр һәм торак-коммуналь хуҗалыкларның идарәче компанияләре бурычлары бик күп: “Таттеплосбыт” ААҖ абонентлары кулланган җылылык өчен компаниягә 2,6 млрд. сумнан артык суммада бурычлы, шул исәптән Казанныкыларның 1,2 млрд. сумнан күбрәк бурычы җыелган. Алар тиз арада түләп бетерсеннәр иде, чөнки кышка кергәндә җылыту буенча өзеклекләр булмас дигән ышанычлылык шуннан да тора. Дөресен генә әйткәндә, акча булса, якын киләчәктәге 10 елда 100-150 чакрым озынлыкта торбаларны алыштыртыр идем”, - диде генераль директор.

“Татар-информ” хәбәрчесенең сорауларына җавабында, ул мондый мәгълүматлар бирде: тузган торбалар Лаеш районы Столбище саласында җитештерелә торган “Таттеплоизоляциия” ҖЧҖнекенә алыштырыла, аның сыйфаты, изоляциясе исә бик сыйфатлы, андый торба буйлап җибәрелгән җылылыкның нибары 5 проценты гына югала, гомумән алганда, Казан буенча җылылыкның, күп дигәндә, 20 проценты югалтыла, ә начар изоляцияле торбалар кулланган кайбер шәһәрләрдә ул 40-60 процент тәшкил итә. Казан җылылык челтәре торбаларының тузу проценты 50 проценттан артык, урыны-урыны белән ул 70 процентка да җитә, ләкин болар торбалар сыйфатына һәм аларның нинди шартларда хезмәт итүенә турыдан-туры бәйле: су эчендә яткан торба тиз арада күгәрә, сафтан чыга. Салынган торбаларның тарихы языла һәм картотекага теркәлә, даими контрольда тора, диде. 

Реконструкция, капиталь ремонт вакытында исә җылы су белән тәэмин ителештә уртача 1 ай чамасы вакытка өзеклекләр булачак – бу котылгысыз, дип саный Ш.Хисмәтуллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100