news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда җылылык сезонын 21 апрельдә тәмамларга планлаштыралар

Казанда җылыту сезонын 21 апрельдә төгәлләү планлаштырыла. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Казан Башкарма комитетының торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Василий Лысачкин хәбәр итте.

«Җылылык сезонын якынча киләсе атнада тәмамларга планлаштырабыз, әмма температура графигын күзәтәчәкбез», – дип билгеләп үтте Казан мэры Илсур Метшин һәм җылылык сүндергәннән соң шундук киләсе ягу сезонына әзерлек эшләре башлануын хәбәр итте, дип яза Казан мэриясенең матбугат хезмәте.

«Җылылык белән тәэмин итүче оешмалардан суны сүндерү графигын катгый саклавыгызны һәм халыкка уңайсызлыклар китермәвегезне сорыйм», – дип йомгаклады Илсур Метшин..

Василий Лысачкин искәрткәнчә, 5 көн рәттән уртача тәүлек температурасы Цельсий буенча 8 градустан артып китсә, җылыту чоры төгәлләнә. Җылытуны сүндерүдә җылылык белән тәэмин итүче оешмалар да, идарәче компанияләр дә катнаша. Социаль оешмаларда җылылык сүндерү җитәкчеләрнең гаризалары буенча башкарылырга мөмкин, шул ук вакытта рәсми карар көтеп тору кирәк түгел. Оешмалар һәм предприятиеләр җылылык белән тәэмин итүче оешмалар белән шартнамә шартларына туры китереп, җылылык сүндерү срокларын мөстәкыйль билгеләргә мөмкин.

Шулай ук күпфатирлы йортларда торак милекчеләре күпфатирлы йортта яшәүчеләрнең гомуми җыелышында үз йортында җылылык сүндерү турында карар кабул итәргә хокуклы, шул ук вакытта кворум кимендә 50% булырга тиеш. Беркетмә идарәче компаниягә тапшырыла, ул, үз чиратында, җылылык алуны ресурслар белән тәэмин итүче оешмага сүндерү турындагы гаризаны җибәрә.

Гомумән алганда, быел җылылык бирү чоры ягулык-энергетика комплексы эшендә өзеклекләрсез тотрыклы уза. Кулланучыларны 6 сәгатьтән артык вакытка җылылыкны сүндерүгә китергән авария булмады, дип хәбәр итте Василий Лысачкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100