news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда җылылык өчен тариф арта

"Казэнерго" АҖ генераль директоры Рөстәм Абдулхаков сүзләренчә, җылылык өчен тариф арту өстәмә бәягә салым (НДС) арту белән бәйле.

Казанда җылылык өчен тариф арта
Султан Исхаков/архив

(Казан, 19 ноябрь, "Татар-информ", Егор Никитин). 2019 ел башыннан Казанда җылылык өчен тарифлар 1,7 процентка артачак. Шуннан соң тагын бер тапкыр арту июльдә булачак. Әлегә аның күләме билгеле түгел. Бу турыда эшлекле дүшәмбе вакытында "Казэнерго" АҖ генераль директоры Рөстәм Абдулхаков әйтте.

Аның сүзләренчә, җылылык өчен тариф арту өстәмә бәягә салым (НДС) арту белән бәйле. Бу салым 2019 ел башында 18 проценттан 20 процентка кадәр арта.

"Россия Хөкүмәте карары нигезендә, 1 гыйнвардан тариф 1,7 процентка арта. Бу НДС арту белән бәйле. Июльдә - 2 процентка. Ләкин 2 процент - максималь сан. Безнең 1 процентка яки 1,7 процентка артуыбыз ихтимал. Бу соңгы елдагы күрсәткечләргә бәйле булачак", - дип аңлатты Абдулхаков.

Тариф диспетчырлыкны сыйфатлы итү ярдәмендә тотып торылачак. Предприятие котельнаяларга төгәлрәк һәм энергия саклый торган җиһазлар куя. Бу исә җылылык булдыруның үзбәясен киметергә ярдәм итә, дип өстәде ул. 

news_right_1
news_right_2
news_bot