Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда җылылык бирелмәгән 3 торак йорт һәм 15 административ бина калган
Аларга җылылык бүген көн азагында бирелергә тиеш
(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ», Лилия Локманова). Бүгенге көнгә Казанда җылылык бирелмәгән 3 торак йорт һәм 15 административ бина бар. Ул биналар рәтенә ТР Икътисад министрлыгы да керә. Министрлык бинасында җылылык булмауның сәбәбе җылыту системасында хилафлыклар килеп чыгуга бәйле.
Бу хакта бүген Казан җитәкчелегенең мэр Илсур Метшин рәислегендә узган “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә Казан шәһәре Башкарма комитетының торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин хәбәр итте.
“Хәзерге вакытта Николай Столбов урамы тирәсендәге торак йортлар —Нариманов урамы 45 йорт, Г. Камал урамы 18 йорт, Тукай урамы 9 йортта һәм 15 офис-административ бинада, шул исәптән ТР Икътисад министрлыгында җылылык бирелмәгән”, - диде ул.
Аның сүзләренчә, ул йортларга җылылык җибәрелгән булган, әмма җылыту системасында хилафлыклар килеп чыгу сәбәпле, көннәр җылы торган арада әлеге биналарга җылылык бирүне туктатып, төзекләндерү эшләрен башкарырга планлаштырганнар.
Ул шулай ук бу эшләрнең бүген көн азагына тәмамланып, җылылык кабат җибәреләчәге хакында да хәбәр итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз