news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда җәйге сезонга 6 яңа махсус автобус маршруты гамәлгә керәчәк

Бакчачылык җәмгыятьләренә һәм ял итү урыннарына шәһәр халкын ташу өчен ачык конкурс үткәрелгән булган

(Казан, 30 апрель, “Татар-информ”). Бакчачылык җәмгыятьләренә һәм ял итү урыннарына шәһәр халкын ташу өчен, быел җәйге сезонга 1 майдан 9 ноябрьгә кадәр түбәндәге маршрутлар буенча шәһәр автобуслары җибәрелә:

- № 103с «Җиңү проспекты - Бакчалар "Орел"»;
- № 105с «Җиңү проспекты - Боровое Матюшино»;
- № 106с «Җиңү проспекты - Арышхазда»;
- № 107с «Р.Яхин ур. - Бакчалар "Орел"»;
- № 109с «Совет мәйданы - Яңа Шигали»;
- № 111с «Җиңү проспекты - Май комбинаты».

Шул хакта хәбәр салган Казан мэриясе матбугат хезмәте искәрткәнчә, пассажир ташу өчен ачык конкурс үткәрелгән булган.

news_right_1
news_right_2
news_bot