news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда җәйге кафелар шәһәр бюджетына 4,5 млн. сумнан артык акча кертәчәк дип фаразлана

Бу сезонда барлыгы 244 җәйге кафе халыкка хезмәт күрсәтәчәк

(Казан, 15 июнь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Бу сезонда Казанда 244 җәйге кафе халыкка хезмәт күрсәтәчәк.  Алар эшчәнлегеннән керемгә фаразланган салым күләме шәһәр бюджетына 3 млн. сум һәм тагын аларны урнаштыру хокукы өчен 1,5 млн. сумнан артык акча керер дип көтелә, шуларга өстәп, җәйге сәүдәдә 2 мең чамасы эш урыны барлыкка килә, дип белдерде бүген «дүшәмбе киңәшмәсе»ндә  чыгыш ясаган шәһәрнең икътисади үсеш комитеты җитәкчесе Айрат Шәрәпов.

«Сәүдә эшләрен контрольда тоткан органнар белән берлектә безнең алга куелган бурыч -  сыйфатсыз продукция сатылуга, санитария таләпләренә туры килмәгән урыннарда сәүдә эшләре алып барылуга юл куймау», - дип искәртте А.Шәрәпов. Хәзерге вакытта исә Казанда сәүдә өчен 155 чатыр корылган, моннан тыш, ачык урында туңдырма, квас һәм башка төр шундый эчемлекләр сатыла торган 100гә якын урында хезмәт күрсәтеләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot