Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда язучы Равилә Шәйдуллина-Мурат иҗатына багышланган әдәби кичә узды
Бүген Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында язучы һәм эшмәкәр Равилә Шәйдуллина-Муратның «Көзләрдән юату эзләмә!» дип аталган әдәби кичәсе узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Әлеге мәртәбәле чара Татарстанда югары педагогик белем бирүнең 150 еллыгына һәм Көнчыгыш педагогия институтында татар бүлеге ачылуының 100 еллыгына багышланды.
Билгеле булганча, Равилә Шәйдуллина-Мурат – Казан педагогика институтының татар бүлеген тәмамлаган шәхес. Аның әсәрләрендә милли рух, гаилә кыйммәтләре, тарихи хәтер һәм туган җиргә мәхәббәт тирән чагылыш таба.
Әдәби бәйрәмдә катнашкан Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары — Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров әдибәне чын күңелдән котлады һәм киләчәктә дә иҗади уңышлар теләде.
Кичә бик күп хөрмәтле кунакларны җыйды. Чарада Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, Теләче районы башлыгы Айрат Фәтхуллин һәм башкалар катнашты.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз