Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда «Язучы портфеле» күргәзмәсе кысаларында Рәмис Латыйпов белән әдәби очрашу була
20 ноябрьдә 18:30 сәгатьтә Татар китабы йортында «Язучы портфеле» күргәзмәсе кысаларында татар язучысы һәм журналист Рәмис Латыйпов белән әдәби очрашу узачак. Бу хакта Татар китабы йорты хәбәр итә.
Очрашуда Рәмис Латыйпов үзенең язучы портфеле, иҗаты һәм анда нәрсәләр саклануы турында сөйләячәк. Тамашачыларның да язучыга үз сорауларын бирү мөмкинлеге булачак.
Очрашуның икенче өлешендә «Атмый калган таң» китабы турында фикер алышачакбыз. Катнашучыларны китаптан алган тәэсирләре, хис-кичерешләре һәм уй-фикерләре белән уртаклашырга чакырабыз. Керү ирекле, диелә хәбәрдә.

Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз