news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда язучы Гадел Кутуйның 120 еллыгына мемориаль такта яңартылачак

28 ноябрьдә Казанда язучы Гадел Кутуйның 120 еллыгы уңаеннан 1929-1942 елларда ул яшәгән йортта реставрацияләнгән мемориаль такта ачылачак. Чара 14:00 сәгатькә планлаштырылган. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мемориаль тактаны скульптор, «Россия рәссамнар берлеге» бөтенроссия иҗтимагый оешмасының төбәк бүлеге «Татарстан рәссамнары берлеге» әгъзасы Рөстәм Габбасов эшләгән.

Мемориаль такта Татарстанда күренекле шәхесләрнең һәм истәлекле вакыйгаларны мәңгеләштерү буенча ведомствоара комиссия эшчәнлеге кысаларында ачылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot