news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Казанда язучы Тәүфикъ Әйдине искә алалар

Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында 24 ноябрьдә әдип истәлегенә багышланган әдәби-музыкаль кичә узачак.

(Казан, 21 ноябрь, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). 24 ноябрь көнне 17:00 сәгатьтә Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында  язучы, публицист, җәмәгать эшлеклесе, Г.Исхакый исемендәге әдәби премия лауреатыТәүфикъ Әйди истәлегенә багышланган кичә булачак. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстан Язучылар берлегенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Әйдаман” дип исемләнгән әдәби кичәдә Тәүфикъ Әйдинең Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан, 4 томнан торган “Сайланма әсәрләре” һәм “Җыен фонды”нда аңа багышлап чыгарылган “Шәхесләребез” сериясенә кергән җыентык тәкъдим ителәчәк.

Кичәдә Татарстан Фәннәр академиясе академигы, Тәуфикъ Әйдинен якын дусты Индус Таһиров; язучы, филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы Тәлгат Галиуллин; Татарстан Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр Комитеты рәисе, Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Разил Вәлиев; Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ринат Закиров; Татарстан китап нәшриятының әдәбият бүлеге җитәкчесе, шагыйрь, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Газинур Морат; Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге премия лауреаты Рәдиф Гаташ; драматург, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов; тәрҗемәче Фатих Котлы; шагыйрь, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ркаил Зәйдулла; әдипнең улы – Татарстан Республикасының Инвестиция-венчур фонды директоры, икътисад фәннәре кандидаты Айнур Тәүфикъ улы Әйделдинов; җырчылар – Татарстанның халык артисты Рөстәм Маликов, Татарстанның атказанган артисты Бәширә Насыйрова, Базарбай Бикчәнтәев; Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары Гүзәл Гайнуллина һәм Илфак Хафизов катнаша.

Кичәнең сценарий авторы – язучы, Тәүфикъ Әйдинең 4 томлык "Сайланма әсәрләр"ен төзүчеләрнең берсе Рөстәм Галиуллин. Кичәне журналист Флюра Абдуллина алып бара.

Белешмә:Тәүфикъ Әйди Мәскәү өлкәсенең Шатура районы Туголесский Бор бистәсендә туган. Сугыш башланыр алдыннан әти-әнисе булачак язучыны Татарстанга, туган якларына алып кайта. Язучының бала һәм үсмер еллары Апас районының Түбән Балтай (1941–1951) авылында уза. Сугыштан соңгы авыр елларда Әйделдиновлар Омск өлкәсенең Азов районы Төк авылында яшиләр. Татар мәктәбе булмау сәбәпле, үсмер егет казах мәктәбендә укый.

Әйделдиновлар 1954 елда яңадан Апас ягына, Олы Бакырчы авылына кайта. Соңыннан Түбән Балтайга, үз туган нигезләренә юл тоталар. Ул Алабуга китапханә техникумына укый, соңыннан белемен Казан дәүләт университетында, Мәскәүнең икеъеллык Югары әдәби курсларында дәвам итә. Нәкъ шул чорда Т. Әйди үзенең язмышын, киләчәген язучылык һөнәре белән бәйләргә дигән ныклы карарга килә. Иң элек ул "Казан утлары"журналының проза бүлеген җитәкли, аннан "Татарстан" журналында баш мөхәррир урынбасары була.

Тәүфикъ Әйди гомере буе дөньяның төрле кыйтгаларына сибелеп яшәгән милләттәшләребезне барлады, аларны кайгыртты, ана телебезне яклаучы-саклаучы шәхесләрнең берсе булды. Ул төрки дөньяны берләштерергә омтылып, татар әдәбиятын төрки дөньяга танытып, кардәшләребез белән багланышларны тагын да ныгытырга теләп яшәде.
Тәүфикъ Әйди 16 ел элек бакыйлыкка күчте. Исән булса, әдипкә быел 76 яшь тулыр иде.
 

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100