Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда язгы ташу вакытында 16 бистәгә су басу куркынычы яный
Быел Казанның 16 бистәсе язгы ташудан зыян күрергә мөмкин. Бу хакта шәһәр Башкарма комитетының Гражданнарны яклау идарәсе башлыгы Сергей Чанкин эшлекле дүшәмбедә хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, аеруча Борисоглебское, Коры елга, Савиново, Красная Горка, Җиләкле бистәсе, Салмачы, Тынычлык, Царицыно, Карьер, Аки, Вознесенское, Константиновка һәм Самосырово бистәләре куркыныч зонасына керә.
Март ахырында һәм апрель башында вазгыять аеруча катлаулы булырга мөмкин, дип өстәде ул.
Казан мэры Илсур Метшин, үз чиратында, быел кыш явым-төшем күләме буенча яңа рекорд куелуын билгеләп үтте. Әйтик, февральдә 89 миллиметрга якын явым-төшем яуган, бу уртача айлык нормадан 37 миллиметрга, ягъни 2,5 тапкырга артыграк. Шул ук вакытта моннан алдагы максимум 1966 елда куелган һәм 83 миллиметр тәшкил иткән булган, бу агымдагы рекордтан алты миллиметрга кимрәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз