Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда “Язгы гөрләвекләр” халыкара иҗат бәйгесе башлана
Иҗат фестивале җыр, бию хәрәкәтен, мода театрларын үстерү, Россия, Татарстан, чит илләрнең иҗат коллективлары казанышларын таратуны максат итеп куя
(Казан, 17 март, “Татар-информ”). Казанда 21 мартта КДУның УНИКС концерт-спорт комплексында балалар һәм яшүсмерләрнең “Язгы гөрләвекләр” дип аталган иҗат фестивале-халыкара бәйге башлана. Фестиваль ачылышында Татарстан Республикасының Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, Казанның иң яхшы иҗат коллективлары катнашыр дип көтелә.
Рәсми хәбәрләргә караганда, конкурсны ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан шәһәре мэриясе, Казан шәһәренең Мәскәү районы хакимияте оештыра. Унынчы юбилей фестивалендә Россия һәм Казахстаннан 96 иҗат коллективы чакырулы.
Ел саен Казанда традицион рәвештә үткәрелә торган әлеге иҗат фестивале җыр, бию хәрәкәтен, мода театрларын үстерү, Россия, Татарстан, чит илләрнең иҗат коллективлары казанышларын таратуны максат итеп куя. Халыкара җыр һәм бию бәйгесе милли мәдәният традицияләрен саклауны, иҗат коллективлары арасында профессиональ һәм мәдәни элемтәләрне ныгытуны, педагогларның иҗат потенциалын үстерүне һәм профессиональ осталык дәрәҗәсен күтәрүне күз алдында тота.
Фестиваль чаралары, дүрт көн дәвам итеп, 24 мартта Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында тәмамлана. Бу көнне бәйге лауреатлары катнашында гала-концерт һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булачак. Ә 25 мартта фестивальне оештыручылар Гран-при яулаучылар һәм Екатеринбург шәһәренең “Эксцентрик — балет” коллективы катнашындагы концертка чакыра.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз