Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда “Язгы гөрләвекләр” халыкара фестиваль тәмамлана
Иҗат фестивале җыр, бию хәрәкәтен, мода театрларын үстерү, Россия, Татарстан, чит илләрнең иҗат коллективлары казанышларын таратуны максат итеп куя
(Казан, 25 март, “Татар-информ”). Бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында балалар һәм яшүсмерләрнең “Язгы гөрләвекләр” дип аталган иҗат фестивале-халыкара бәйгесе тәмамлана. Бу нисбәттән анда Гран-при яулаучылар һәм Екатеринбург шәһәренең “Эксцентрик — балет” коллективы катнашындагы концерт узачак.
Балалар һәм яшүсмерләрнең “Язгы гөрләвекләр” дип аталган иҗат фестивале-халыкара бәйгесе Казанда 21 мартта КДУның УНИКС концерт-спорт комплексында башланып киткән иде. Фестиваль ачылышында Казанның иң яхшы иҗат коллективлары катнашты.
Рәсми хәбәрләргә караганда, конкурсны ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан шәһәре мэриясе, Казан шәһәренең Мәскәү районы хакимияте оештырды. Унынчы юбилей фестиваленә Россия һәм Казахстаннан 96 иҗат коллективы чакырулы иде.
Ел саен Казанда традицион рәвештә үткәрелә торган әлеге иҗат фестивале җыр, бию хәрәкәтен, мода театрларын үстерү, Россия, Татарстан, чит илләрнең иҗат коллективлары казанышларын таратуны максат итеп куя. Халыкара җыр һәм бию бәйгесе милли мәдәният традицияләрен саклауны, иҗат коллективлары арасында профессиональ һәм мәдәни элемтәләрне ныгытуны, педагогларның иҗат потенциалын үстерүне һәм профессиональ осталык дәрәҗәсен күтәрүне күз алдында тота.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз