Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда яхталар һәм катерлар күргәзмәсе узачак
3-5 июльдә Казанда «Локомотив» ярымутравындагы «Призма» яхт-клубында бишенче тапкыр су өстендә яхталар һәм катерлар күргәзмәсе узачак. ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы МАКС рәсми каналында хәбәр иткәнчә, әлеге чара ел саен катнашучылар һәм перспектив модельләр саны артуын күрсәтә.
Быел үз эшләнмәләрен Татарстанның Searene Yachts, Spinch, «Триера», Magniff предприятиеләре, шулай ук Самара һәм Киров өлкәләре, Түбән Новгород, Мәскәү, Санкт-Петербург, Төмән, Красноярск һәм Владивосток җитештерүчеләре тәкъдим итәчәк. Кунаклар катерлар, көймәләр һәм башка товарларны күрә алачак.
Керү ирекле. Алдан сайт аша теркәлергә кирәк.
Эш режимы:
- 3 июль – 12:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр,
- 4 июль – 10:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр,
- 5 июль – 10:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз