Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда явым-төшем сулары җыела торган канализация торбаларының 124 чакрымы тәртипкә китерелгән
Бу – тиешленең 42 проценты
(Казан, 22 сентябрь, “Татар-тинформ”, Лилия Локманова). Узган ел, муниципаль берәмлек карамагына, әлегә кадәр каралмаган явым-төшем сулары җыела торган 350 чакрым канализация линиясе күчә. Шуларның 124 чакрымы, ягъни 42 проценты быел төзекләндерелгән, чистартылган.
Моннан тыш, яңгыр канализациясенең 1200 элементы төзекләндерелгән яки яңадан ясалган, шул исәптән 420 кое чистартылган, юлларда элек булмаган 780 элемент ясалган.
Бу хакта бүген башкала җитәкчелегенең Казан шәһәре Башкарма комитеты башлыгы Денис Калинкин рәислегендә узган “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә Казан шәһәре Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев хәбәр итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз