news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Казанда яучылар семинары узачак
Анда Татарстаннан һәм Россия төбәкләреннән 40тан артык башкода катнашыр дип көтелә
Скопировать ссылку
(Казан, 3 июнь, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). 19 июнь көнне Казанда “Башкода” дигән исем астында яучылар семинары узачак. ТР Мөселман хатын-кызлары берлеге рәисе Наилә ханым Җиһаншина белдерүенчә, анда Татарстанның шәһәр-районнарыннан, Россия төбәкләреннән 50гә якын яучы катнашачак.
Билгеле булганча, ТР Мөслимәләр берлеге тарафыннан ялгыз хатын-кызларны һәм ир-егетләрне парлы итүдә эш алып барыла һәм аның нәтиҗәсе дә юк түгел. Шул вакытта оешма республикада һәм Россия төбәкләрендәге милләттәшләребезгә мөрәҗәгать итеп, алар ярдәме белән дә танышулар үзәкләре булдырды. “Бүгенге көндә төбәкләрдә милләттәшләребез арасында матур гаилә төзүгә этәргеч бирүче 20ләп яучы исәпләнә, Татарстанда аларның саны 15ләп”, - дип белдерде Наилә ханым. Бер көнгә исәпләнгән чарада гаилә корырга теләгән һәркем төбәкләрдән килгән яучы-башкодалар белән якыннан аралаша алачак, ди ул.
Семинар Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, ТР Министрлар Кабинеты каршындагы ЗАГС идарәсе, “Татар гаиләсе” фонды, ТР Мөселман хатын-кызлары берлеге тарафыннан оештырыла

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot