Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда ятим балалар өчен акция узды
Чараның максаты – ятим балаларда дөньяга ышаныч, якланганлык һәм мәхәббәт хисен формалаштыру
(Казан, 6 март, «Татар-информ»). Студентлар поликлиникасы Казанның Идел буе районы балалар йортында “Үтәрлек миссия” акциясен үткәрде, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы. Чараның максаты – ятим балаларда дөньяга ышаныч, якланганлык һәм мәхәббәт хисен формалаштыру, шулай ук медицина хезмәткәре һөнәре белән таныштыру.
4 нче студентлар поликлиникасы хезмәткәрләре, студентлары, шулай ук гади гражданнар акча җыеп ятим балаларга уйлау сәләтен үстерүче уеннар һәм кием-салым сатып алдылар. «Отражение» клиникасы психологлары балалар йортында тәрбияләнүче 4 яшьтән алып 17 яшькәчә балаларны медицина хезмәткәре һөнәре белән таныштырды.Балалар сәламәт яшәү рәвешенә багышланган викторинада актив катнаштылар һәм бүләкләр алдылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз