news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда яшүсмерне үзенең авто багажнигында йөрткән машина йөртүчегә җәза биргәннәр

Казанда Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре яшүсмерне автомобиль багажнигында йөрткән машина йөртүчегә карата җәза биргән. Хокук бозу социаль челтәрләрне мониторинглаганда ачыкланган, кадрларда багажнигында пассажир булган 14 нче модель «Лада» машинасы теркәлгән.

Полиция хезмәткәрләре роликның 8 гыйнварда Әмәт магистралендә төшерелгәнлеген ачыклаган. Юл-патруль хезмәтендә эшләүчеләр оператив рәвештә машина йөртүченең шәхесен ачыклаган – ул Казанда яшәүче 23 яшьлек кеше булган.

Машина йөртүчегә карата РФ Административ хокук бозулар турында кодексның ике маддәсе буенча административ материаллар төзелгән.

Шулай ук пассажирның шәхесе ачыкланган. Ул 17 яшьлек үсмер булып чыга. Законлы вәкиле янында аңа карата юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен административ беркетмә төзелә.

Материаллар яшүсмернең яшәү урыны буенча Балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиягә тапшырылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot