news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда яшүсмерләр өчен халыкара лагерь сменасы узачак

Быел Казанда халыкара лагерь сменасын уздырырга планлаштыралар, анда Россиядән һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләреннән 50 гә якын бала киләчәк. Бу хакта «Татар-информ»ның баш мөхәррире Ринат Билаловка «12 кат» проекты кысаларында биргән интервьюсында Татарстан Рәисе ярдәмчесе Марат Гатин сөйләде.

«Казанда 14 яшьтән 17 яшькә кадәрге яшүсмерләр өчен смена әзерлибез, анда Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләреннән 50 гә якын баланы чакырабыз. Моннан тыш, яшьләр делегацияләрен КазанФорумга чакырырга планлаштырабыз, анда алар тематик мәйданчыкларда була һәм экспертлар белән аралаша алачак», – дип хәбәр итте ул.

Проект узган ел Малайзиядә булган сменаның дәвамы булачак, анда Татарстаннан үсмерләр катнашкан иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot