Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда яшүсмерләр өчен «Тормыш – ул мизгелләр җыелмасы» дигән квиз-уен уздырыла
20 ноябрьдә «Яратам» клубында «Тормыш – ул мизгелләр җыелмасы» дигән квиз-уен уздырыла. Чарада җиде кешедән торган командалар катнаша ала. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Уенчыларга танылган фильмнар буенча биремнәр, яраткан артистларын тавыш буенча таный торган сынаулар әзерләнә. Алар шулай ук популяр блогерның «үзенчәлеген» ачып бирә торган билгене ачыклаячаклар. «Дөрес яки ялган» форматындагы сораулар блогы һәм ясалма фәһем белән көрәш квизның иң кызыклы өлеше булачак, дип хәбәр итә «Яшүсмер» муниципаль бюджет учреждениесе матбугат хезмәте.
Командаларга чарада катнашу өчен яшәү урыны буенча каралган клубта гариза тутырырга кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз