Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда яшүсмерләр өчен остаханәләр, спорт уеннары, бию флешмоблары үткәрәләр
Казанда яшүсмерләр өчен каралган күчмә «Хобби бокс» клубының җәйге сезоны башлана. Быел клуб шәһәр бистәләре өчен яңа, бай программа әзерли. Балаларны остаханәләр, спорт уеннары, бию флешмоблары, кызыклы бәйгеләр һәм бүләкләр көтә.
Күчмә «Хобби бокс» клубы үзенең җәйге эшен Казанның Совет районында урнашкан өч бистәсендә башлап җибәрә – аларның һәрберсендә ул икешәр көн булачак.
13–14 июльдә клуб Яңа Царицыно бистәсенең балалар мәйданчыгында (Ялан урамы, 2) күңелле чаралар оештыра.
15–16 июль көннәрендә команда Троица Ноксасы торак массивына (Нокса урамы, 31) килә.
Сәяхәт Дәрвишләр бистәсенең (Кооператив урамы, 23) балалар мәйданчыгында тәмамлана. Биредә яшүсмерләр өчен каралган чаралар 17–18 июль көннәрендә оештырыла.
Күчмә «Хобби бокс» клубы 2019 елда эшли башлый. Әлеге проект кысаларында шәһәрдәге яшьләрнең ялын оештыру учреждениеләре булмаган ерак районнарда, бистәләрдә төрле чаралар уздырыла. Узган ел проект тугыз бистәдә гамәлгә ашырылган һәм 2 меңнән артык баланың ялын төрләндергән. Ул Чабакса, Колсәет, Яңа Царицыно, Станция Дәрвишләре, Зур Дәрвишләр, Әки, Троица Ноксасы, Самосырово һәм Царицыно калкулыгында булган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз