Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда яшүсмерләр өчен махсус проект әзерләнә
Казанда 12 яшьтән 20 яшькә кадәрге яшүсмерләр, яшьләр өчен һөнәри юнәлеш бирү буенча «Үзем хәл итәм» проекты әзерләнә. Чарада катнашучылар ноябрь ахыры – декабрь башына кадәр эш мәйданчыкларында булып, эшмәкәрләр, креатив кластер вәкилләре белән очрашып, төрле һөнәри юнәлешләр турында күп мәгълүмат туплап, лекцияләрдә, остаханәләрдә катнаша ала. Бу хакта Казанның Балалар һәм яшьләр эшләре комитетында хәбәр иттеләр.
Проект чын эш барышында һөнәр белән танышу мөмкинлеге бирә. Мондый алым яшүсмерләргә төрле өлкәләрне тулырак күзалларга һәм үзләренә нинди юнәлеш кызыклы булуын яхшырак аңларга ярдәм итәчәк.
Программа яңа мәйданчыклар һәм һөнәри юнәлешләр белән тулыландырылып торачак. Проектка ширкәтләр, оешмалар, эшмәкәрләр, шулай ук креатив бергәлек вәкилләре кушылыр дип көтелә.
Чарада катнашучылар проектның беренче мәйданчыгы буларак шәһәрдә ир затлары гына йөри торган чәчтарашханәләрнең берсенә барачак. 6 октябрь көнне экскурсия кунакларына оста/барбер эшенең үзенчәлекләре, һөнәргә өйрәтүнең нәрсәдән башлануы, белгечкә нинди күнекмәләр кирәклеге һәм аның акча эшләү өчен нинди мөмкинлекләр бирүе турында сөйләячәкләр, дип хәбәр итә «Яшүсмер» муниципаль бюджет учреждениесе.
Очрашу 15:00 сәгатькә билгеләнгән. Теләге булган һәр кешене Шаляпин урамы, 26 адресы буенча көтәләр.
Чарада катнашу өчен алдан теркәлергә киңәш ителә.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз