Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда яшүсмер Җиңү паркындагы Мәңгелек утны кар белән сүндергән
Хокук саклау органнары хезмәткәрләре Казанның Җиңү паркында Мәңгелек утны сүндергән 16 яшьлек яшүсмерне тапкан.
«Татар-информ»га билгеле булганча, бу хәл кичә кичке сәгать 6да булган. Яшүсмерне полиция бүлегенә китергәннәр. Шунда ук аның әти-әнисен дә чакырганнар. Ул Мәңгелек утка кар ыргыттым, шуннан соң ул сүнде, дип аңлата. Агентлык мәгълүматлары буенча, гаилә имин, ә яшүсмер бернинди исәптә тормый.
Хәзерге вакытта тикшерү үткәрелә, яшүсмергә читкә китүне чикләделәр.
«Татар-информ» агентлыгы ноябрь башында Казанның Горький паркында яшүсмерләрнең Мәңгелек утны сүндерергә тырышулары турында хәбәр иткән иде. Битараф булмаган үтеп баручылар инцидент турында полициягә хәбәр иткән. Урынга тиз арада тәртип сакчылары килә. Нәтиҗәдә 4 яшүсмерне полиция бүлегенә китерәләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз