news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда яшүсмер электричка астында калып үлгәннән соң тикшерү эшләре башланды

Электропоезд 17 яшьлек яшүсмерне бәрдергән. 

(Казан, 28 март, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда 21 март көнне Горький тимер юлының Әмәт-Вахитов аралыгының 21 нче чакрымында 17 яшьлек яшүсмер электропоезд астында калган. Бу хәл буенча тикшерү бара. 
"Татар – информ” агентлыгына бу турыда Россия Федерациясе Тикшерү комитетының транспорт буенча үзәк төбәкара тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Дмитрий Захаров хәбәр итте. 

Электропоезд машинисты сигнал биргән һәм тормозга баскан. Әмма һәлакәтне булдырмый кала алмаган. Яшүсмер алган җәрәхәтләрдән үлгән. 

"Тикшерүчеләр җәрәхәтләр алуның барлык шартларын һәм сәбәпләрен ачыклый, кайбер экспертизалар билгеләнде», – диде Дмитрий Захаров.

news_right_1
news_right_2
news_bot