Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда «Яшьләр вакыты» фестивале башланды
Казандагы «Казан» гаилә үзәге янында «Яшьләр вакыты» фестивале башланды, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Арсений Кәримов.
Биредә күргәзмә мәйданы үз эшен башлап җибәрде. Анда Татарстанның яшьләр оешмалары эшчәнлеге һәм яшьләр проектлары белән танышырга, шулай ук вакансияләр ярминкәсендә һәм күңел ачу чараларында катнашырга мөмкин.
Көн дәвамында фестивальдә танылган артистларның чыгышлары, бүләкләр уйнату көтелә. Концертның төп кунаклары – җырчы Марат Яруллин һәм The Hatters төркеме.
Тавыш биргәннән соң сайлау участокларында таратыла торган беләзекләрне күрсәтеп, фестиваль мәйданчыгына эләгергә була.
- Татарстанда «Яшьләр вакыты» фестивале беренче тапкыр үткәрелә. Казаннан тыш, фестиваль программасы Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Бөгелмә, Алабуга, Чистай, Яшел Үзән һәм Лениногорск шәһәрләрендә дә була. Чарага 40 меңнән артык студент килер дип көтелә.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз