Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда Яшьләр көнендә «Рок-Дулкын» Бөтенроссия фестивале уздырыла
Яшьләр көнендә, 27 июньдә, Казанның «Крылья Советов» паркында «Рок-Дулкын» Бөтенроссия музыка фестивале узачак. Чара бер сәхнәдә Россиянең төрле төбәкләреннән 30 музыкаль коллективны җыячак. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Сайлап алу этабы нәтиҗәләре буенча фестивальдә Мәскәү, Санкт-Петербург, Пермь, Түбән Новгород, Волгоград, Чехов, Уфа, Барнаул һәм Казан музыкантлары катнашачак. 7 яшьтән алып 70 яшькә кадәрге катнашучылар бүләкләр өчен җиде номинациядә көрәшәчәк. Алар арасында иң яхшы инструменталь рок башкару, иң яхшы автор рок-җыры, иң яхшы кавер-җыр башкару, татар телендә рок башкару номинациясе бар. Моннан тыш, аерым номинацияләр ялгыз башкаручыларга, вокаль коллективларга һәм тамашачылар мәхәббәтенә ия булучыларга каралган.
Фестивальнең хедлайнерлары «JUST BRASS» тынлы уен корал төркеме, «Джавс» төркеме һәм фестивальнең оештыручысы – Казанның «LEVEL UP» рок-төркеме булачак.
Концерт программасыннан тыш, шәһәр халкы һәм кунаклары өчен тематик мәйданчыклар һәм мастер-класслар әзерләнәчәк. Килүчеләр күн беләзек ясый, «Рок-Кастом» зонасында киемнәргә рәсем төшерә, шарж-портрет ясатып ала, рок-пленэрда катнаша, тату һәм мехенди ясата, шулай ук рокерлар белән тематик фотозонада фотосурәткә төшә алачак.
«Рок-Дулкын» фестивале Казанның Тарихи бистәләрне үстерү дирекциясе һәм Алексей Симоник рок-клубы тарафыннан шәһәрнең Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе ярдәмендә үткәрелә.
«Рок-Дулкын» Бөтенроссия фестивале статусына һәм күпьеллык тарихка ия. 2022-2025 елларда фестивальгә 21 меңнән артык тамашачы килгән, 26 меңнән артык кеше вакыйгаларны онлайн тапшырулар аша күзәткән. Ел саен бу чара 3 меңнән артык катнашучыны һәм кунакларны бергә җыя.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз