news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда “Яшьләрнең репродуктив сәламәтлеге” акциясе узган

Акция барышында 250 дән артык егет һәм кыз консультатив һәм дәвалану рәвешендәге ярдәм алган.

(Казан, 9 сентябрь, “Татар-информ”). Шәһәрнең 4 нче шәһәр “Студентлар” сырхауханәсендә “Яшьләрнең репродуктив сәламәтлеге” акциясе узган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының рәсми сайты хәбәр итә.

Яшьләрне сәламәтләндерү проектын гамәлгә ашыру кысаларында, клиника белгечләре тарафыннан барлык теләгән затлар, булачак ата-аналар тикшерелгән. Гинеколог һәм уролог табиблар җенси юл белән күчә торган инфекцияләрне ачыклауга скрининг тикшерүе узарга, хроник чирләрне ачыклау һәм алга таба сәламәтлекләрен тернәкләндерү өчен җенси гормоннарга кан бирергә тәкъдим иткән.

Яшьләрнең репродуктив сәламәтлеген саклау – “Студентлар” сырхауханәсенең дәвалау-профилактика эше кысаларында куелган төп бурычларның берсе. Яшь гаилә аеруча зур игътибар сорый. Студентларга “Җенси юл белән күчә торган инфекцияләрнең лаборатор диагностикасы”, “Егетләр һәм кызларның репродуктив системасы”, “Заманча контрацепция алымнары”, “Абортлар һәм аларның организмга һәм психоэмоциональ халәткә йогынтысы” презентацияләре видеолары күрсәтелгән.

Акция барышында 250 дән артык егет һәм кыз консультатив һәм дәвалану рәвешендәге ярдәм алган.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100