news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда яшьләрнең хокукый белем дәрәҗәсен тикшерү буенча түгәрәк өстәл узачак

Чарада ТР Юстиция министрлыгы, республика югары уку йортлары базасындагы юридик үзәкләр һәм юридик факультетларның студентлар фәнни җәмгыяте вәкилләре катнаша.

(Казан, 7 февраль, «Татар-информ»). Дүшәмбе көнне, 10 февральдә, Казанда «Гражданнар җәмгыяте нигезе буларак, халыкның хокукый белем дәрәҗәсе» дигән түгәрәк өстәл узачак. Бу хакта «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының җәмәгатьчелек белән элемтәләр һәм матбугат хезмәтләре белән эшләү бүлеге хәбәр итә.

Чараның максаты – Татарстан югары уку йортлары базасында эшләүче юридик клиникалар һәм үзәкләр арасында үзара хезмәттәшлек һәм тәҗрибә алмашуны оештыру, яшьләрнең хокукый белем дәрәҗәсен арттыру механизмнарын формалаштыру һәм студентларны хокукый агарту юлы белән актив гражданлык позициясе булдыру.

Чара 15.00 сәгатьтә башлана. Анда ТР Юстиция министрлыгы, республика югары уку йортлары базасындагы юридик үзәкләр һәм юридик факультетларның студентлар фәнни җәмгыяте вәкилләре катнашачак. Аларга үз эшчәнлеге кысаларында куелган проблема контекстында биш доклад тәкъдим ителәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot