news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

^Казанда “Яшьләр сәхнәсе” бәйгесе старт ала

^Казанда “Яшьләр сәхнәсе” бәйгесе старт ала

(Казан, 13 март, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). Бүген Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармония бинасында татар яшьләре һәм студентларының “Яшьләр сәхнәсе” дип исемләнгән театр студияләре бәйгесе башлана. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы Бюросы тарафыннан оештырылган бәйгедә республика югары уку йортлары арасыннан барлыгы алты театр студиясе көч сынашачак.

Егерменче мартка кадәр дәвам итәчәк әлеге бәйгедә Казан дәүләт авыл хуҗалыгы академиясе каршында эшләп килүче студентларның халык театры, Арча педагогия көллиятенең “Алтынчәч” театр түгәрәге, Яр Чаллы шәһәре Казан дәүләт университеты филиалының “Балкыш” театры, Татар дәүләт гуманитар-педагогия университетының “Мизгел” һәм Казан дәүләт университетының “Аҗаган” театр студияләре, шулай ук Мәскәү шәһәренең “Газиз” театры катнаша. Алар тарафыннан драматурглар Т.Миңнуллин, И.Юзиев, Ю.Әминов, Аманулла һәм Н.Җамали, шулай ук чит ил классигы У.Гибсон пьесалары тәкъдим ителәчәк.

Бәйгене бүген Казан дәүләт авыл хуҗалыгы академиясе каршында Роберт Галиев җитәкчелегендә эшләп килүче студентларның халык театры Аманулланың “Без кайтырбыз, әнкәем” спектакле белән башлап җибәрәчәк. Ул, узган ел, Бөек Җиңүнең алтмыш еллыгына багышлап сәхнәләштерелгән иде. Әсәр тулысы белән Әфган сугышына багышлана.

Иртәгә исә КДУ “Аҗаган” театр студиясе Актерлар йортында Уильям Гибсонның “Могҗиза иясе” спектаклен күрсәтәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot