news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Яшьләр гиды барлыкка килде

Уен ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан оештырыла.

(Казан, 5 гыйнвар, «Татар-информ»). Казанда беренче тапкыр эчке туризмны популярлаштыруга һәм яшьләрне Татарстан Республикасының кунакчыллык программасына җәлеп итүгә юнәлдерелгән туристлык уенын эшләтеп җибәрделәр. Бу турыда Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Тантаналы чара 27 декабрьдә, «Мега» сәүдә үзәгендә узды.

#ОткройсвойТатарстан хештегы астында яшь катнашучыларга биремнәрне үтәп, уен уйнарга тәкъдим ителә. Һәр катнашучы партнерлардан призлар һәм бүләкләр оту мөмкинлеген ала.

Һәр уенда җиңүчеләргә яңа ел бәйрәмнәре алдыннан оештырылган Яшьләр күрсәткече биреләчәк, анда Татарстан Республикасы шәһәрләре иҗтимагый киңлекләре, яшьләр чаралары афишасы, бюджет һәм ял итү урыннары тасвирланган.

news_right_1
news_right_2
news_bot