Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда яшьләр арасында СПИДны кисәтү чаралары башланып китте
Казанда яшьләр арасында СПИДны кисәтү чаралары башланып китте
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 30 ноябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Закирова). Бүген, Халыкара СПИД белән көрәшү көне алдыннан, Казанның “Корстон” кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында башкалабызның өлкән сыйныф укучылары өчен “Туган көнеңдәге шәм саны синең үзеннән тора” дигән чара узды. Ул билгеле булганча, Татарстанда бишенче елын үткәрелә һәм быел аңа “Башлангыч белдер. Лидер бул” девизы бирелгән. Чараны оештыруда Казан мәгариф идарәсе, А.Алиш исемендәге шәһәр балалар иҗат үзәге, ТР СПИДны кисәтү – көрәшү һәм инфекцияле чирләр үзәге катнаша.
Әлеге чара ярыш формасында узды. Казан районнары буенча бүленгән җиде командага берләшкән 180 бала жюри тарафыннан әзерләнгән сорауларга җавап бирергә, тамашачылар алдында чыгыш ясау осталыгын күрсәтергә тиеш иде. Сораулар, әлбәттә, СПИД чире темасы буенча төзелгән.
“Чараның девизы юкка гына яшьләрне төрле яхшы эшләргә башлангыч бирергә чакырмый. Әгәр алар җәмгыятебезнең төрле өлкәләрендә актив катнаша икән, гомерләре дә озынрак, туган көн тортындагы шәмнәр саны да күбрәк булачак”, - дип аңлатты А.Алиш исмендәге балалар үзәгенең профилактика бүлеге методисты Наталья Софина, “Татар-информ” хәбәрчесе белән аралашу дәвамында.
ТР СПИДны кисәтү – көрәшү һәм инфекцияле чирләр үзәге табиб –эпидемиологы Елена Төхвәтуллина сүзләренә караганда, бүген яшүсмерләр 14 яшеннән үк җенси тормыш белән яши башлый. Шуңа да үзәк, яшьләрнең сәламәтлелеген һәм актив тормыш рәвешен саклау өчен, әлеге чирдән кисәтү чаралары алып барылуы, СПИД һәм аннан саклану хакында мәгълүмат язылган буклетлар таратуы мәгълүм.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз