Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда яшьләр арасында Арбузов премиясе лауретларын бүләкләделәр
Әлеге премия ел саен органик һәм элементорганик химия өлкәсендәге тикшеренүләрдә уңыш казанган өчен бирелә
(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ», Максим Кирилов). Бүген Россия Фәннәр академиясе Казан фәнни үзәгенең А.Е.Арбузов исемендәге Органик һәм физик химия институтында органик һәм элементорганик химия өлкәсендә тикшеренүләр өчен яшьләр арасында Арбузов премиясе лауретларын бүләкләү булды.
Җиңүчеләрне һәм премия финалистларын бүләкләү тантанасында Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Наталья Гречанникова, Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Сергей Миронов, Россия Фәннәр академиясе Казан фәнни үзәгенең А.Е.Арбузов исемендәге Органик һәм физик химия институты директорының фәнни эшләр буенча урынбасары Андрей Карасик, КФУның Химия институты директоры, ТР Фәннәр академиясе әгъза-мөхбире Владимир Галкин һәм башка галимнәр катнашты.
"Хәзерге вакытта Татарстанда булган энергетика белән Россиянең нибары ике төбәге генә мактана ала. Безнең республика барлык тармакларда - фәндә, сәнәгатьтә - локомотив кебек бөтен көч-куәтне туплаган һәм хәзер бу инерцияне туктату бик авыр. Сез - галимнәр химия үсешендә җитди адымнар ясыйсыз һәм шул рәвешле Татарстан Республикасы элеккеге СССР илләрендә генә түгел, ерак чит илләрдә дә таныла", - дип билгеләп үтте Наталья Гречанникова сәламләү чыгышында.
Үз чиратында, Андрей Карасик билгеләп узганча, Арбузов премиясе - ил фәненә сизелерлек өлеш керткән яхшылардан-яхшыларны бүләкләү генә түгел, Казан химия мәктәбенең бүгенге хәле турынла фикерләшү мөмкинлеге дә.
"Бу Казанның химия оешмалары, шул исәптән шәһәр мэриясе тарафыннан теләктәшлек ителгән гаҗәеп вакыйга. Бүген бу залда Казанның химия мәктәбе үстерелә торган барлык оешма вәкилләре дә җыелган. Яшь галимнәр арасында үткәрелә торган конкурс үз эшләребезне күрсәтеп калырга гына түгел, төрле оешмалардагы хезмәттәшләребезнең эшләрен бәяләү, аларны чагыштыру, иң алдынгы алымнарга өйрәнү мөмкинлеге дә. Чөнки тәкъдим ителгән эшләр - Казан химия мәктәбендәге иң яхшылары. Бүгенге чара - аралашу, күрешү, яңалыклар ишетү өчен сәбәп тә. Арбузов премиясен тормышка юллама буларак карарга була", - дип белдерде Андрей Карасик.
Яшьләр арасында Арбузов премиясенә конкурс ел саен Казанның студентларын һәм яшь галимнәрен химия өлкәсендә тикшеренүләргә җәлеп итү, тикшеренү һәм җитештерү эшчәнлеге өчен кадрлар потенциалын булдыру, яшьләрнең фәнни-тикшеренү эшләре белән кызыксынуын арттыру максатларында үткәрелә.
Быел финалга дүрт оешма: КФУ, А.Арбузов исемендәге Органик һәм физик химия институты, КИТТУ һәм Федераль радиация һәм токсикология куркынычсызлыгы үзәге тәкъдим иткән 10 эш чыккан.
Бүген финалга чыгучыларның барысы да истәлекле дипломнар һәм мактау грамоталары белән бүләкләнде, җиңүчеләргә акчалата премияләр дә бирелде. Өченче урынны Александр Самуилов, икенче урынны Антон Муравьев алды. Беренче урында - КФУның хемоинформатика һәм молекуляр модельләү НИЛ фәнни хезмәткәре Тимур Мәҗитов.
Фотосурәт vk.com сайтының "Молодежь Казани" төркеменнән алынды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз