Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда «Яшел фитнес» проектының беренче күнегүләре узды
Саф һавада дәресләр дүрт мәйданчыкта үткәрелде.
(Казан, 4 июль, «Татар-информ», Артур Шипилов). Казанда социаль-спорт хәрәкәтенең спортны һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга юнәлтелгән «Яшел фитнес» проектының беренче күнегүләре узды.
«2020 ел сезонын ачуга шатмын. Бу ел, әлбәттә, үз төзәтмәләрен кертте, шуңа бәйле рәвештә кайбер чикләү чаралары кертелде. Шулай ук ишегалларында дистанцияне үтәп тренировкалар үткәрергә булдык. Бер-ике атнадан гадәти форматка күчәрбез дип ышанам», — диде Татарстан спорт министры урынбасары Илдар Садриев.
Проект шәһәрнең өч районын («Светлый», «Салават күпере», «Арт-Сити» торак комплекслары), шулай ук Татарстан Спорт министрлыгының яшел зонасын колачлады. Эпидемиологик вазгыять аркасында катнашучылар саны 10 кешегә кадәр чикләнгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз