Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда «Яшел фитнес» бушлай спорт проекты старт ала
Быел оештыручылар 12 төрдәге спорт юнәлеше әзерләгән.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 3 май, «Татар-информ», Валерия Белова). 12 майда Казанда кунаклар һәм шәһәрдә яшәүчеләр өчен «Яшел фитнес» бушлай спорт проекты старт ала. Экология һәм табигый ресурслар мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Яшьләр хөкүмәте рәисе киңәшчесе, «Яшел фитнес» социаль-спорт хәрәкәте җитәкчесе Морат Димитров «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шул хакта хәбәр итте.
«Без барлыгы 15 спорт юнәлеше (йога, пилатес, скандинавия йөреше һ.б.) билгеләдек. Без бары тик профессиональ тренерлар белән генә хезмәттәшлек итәбез. Проект инде өч ел гамәлгә ашырыла. Быел «Яшел фитнес» проекты Россиянең 23 шәһәрендә старт алачак», - диде Морат Димитров.
Күнегүләр Казанның 10 мәйданчыгында (Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркы, Җиңү паркы, Таулар-Әмәт урманы, Урицкий, Комсомол мәйданы, Усаклык, Черек күл, Континент, Калейдоскоп һәм Крылья Советов парклары) үткәреләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз