news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда яшь ярымлык кыз баланы үтергәннәр

Баланы атасы үтергән дип шикләнәләр.

(Казан, 3 июль, "Татар-информ"). Казанда яшь ярымлык бала мәете табылган. Ул үтерелгән. Бу турыда "Татар-информ" агентлыгына Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсендә сөйләделәр.

Башлангыч версия буенча, баланы атасы үтергән. Хәзерге вакытта җинаять урынында оператив-тикшерү төркеме эшли. Фаҗиганең барлык нечкәлекләре ачыклана.

Җинаять эше кузгатылган. 

news_right_1
news_right_2
news_bot