news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда яшь табиблар фәнни тикшеренүләр уздыру осталыгына өйрәнәчәк

Конгресста яңа казанышларны клиникада куллану, тәҗрибәне Россиядә тарату һәм яшь галимнәрнең моңа нинди өлеш кертә алуы турында фикер алышулар көтелә.

Казанда яшь табиблар фәнни тикшеренүләр уздыру осталыгына өйрәнәчәк
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 22 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). 24 октябрьдә Казанда медицина өлкәсендә эшләүче яшь галимнәр фәнни тикшеренүләр алып бару тәҗрибәсен өйрәнәчәк. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

  • III халыкара конгрессның төп максаты – сәламәтлек саклау өлкәсендә тикшеренүләр алып баручы яшь табибларга ярдәм итү. Чараны медицина өлкәсендәге яшь галимнәргә ярдәм фонды, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы ярдәме белән Югары медицина технологияләре буенча белем бирү үзәге оештырган.

Ел саен конгресс кысаларында, Россия һәм халыкара танылган спикерлар фәнни тикшеренүләр уздыру һәм аларны алга этәрү, проектларны финанслау юлларын эзләү тәҗрибәсен яшь белгечләр белән уртаклаша.

Конгресс барышында, цифрлы технологияләрдәге яңа казанышларны клиникада куллану, тәҗрибәне Россиядә тарату һәм яшь галимнәрнең моңа нинди өлеш кертә алуы турында фикер алышулар планлаштырыла.

Конгресста АКШ һәм Россиядән танылган белгечләр, шул исәптән Мэйо клиникасы (АКШ) вәкилләре, чит ил һәм Россия инвесторлары чыгыш ясаячак. Ел саен махсус призлар, стажировкалар, трэвел-грантлар уйнатыла. Өч ел эчендә яшь галимнәргә 2 млн сумнан артык грант бүлеп бирелгән.

  • Медицина өлкәсендәге яшь галимнәрнең "Re:Search" конгрессы беренче тапкыр Иннополиста 2016 елның 19-20  октябрендә үткәрелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100